6 апрель 2012 яңалыклары
-
“Кайнар линия”гә шалтыратыгыз
Хөрмәтле гражданнар! Сез балигъ булмаганнарга алкоголь һәм тәмәке, ялган алкоголь продукциясе сату фактлары турында "кайнар линия" телефоны буенча 7-37-22 номерына 8.00-17.00 сәгатьләрдә хәбәр итә аласыз.
-
Мөселман киносы фестивале
Республикада мөселман киносы фестивале бара. Аның кысаларында районыбызда да киномарафон үткәрү күздә тотыла. Мөселман киносы атналыгы 7 апрельдә ачылып, аның дәвамында район-шәһәр Мәдәният йортында түбәндәге фильмнар күрсәтеләчәк: 7 апрельдә 13.00 сәг. - "Мое время", 19.00 сәг. - "Кияү балакай" 8 апрельдә 13.00 һәм 19.00 сәг. - "Ангел" 9 апрельдә 13.00...
-
Укучылар фәнни эш белән кызыксына
Шушы көннәрдә 9 нчы мәктәптә сәләтле өлкән сыйныф укучыларының фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда районның 14 мәктәбеннән 29 эш тыңланды. Табигый-фәнни юнәлештә "Буревестник" экотурклубыннан Рания Мәрданшина һәм Аделия Мусина; гуманитар-агарту юнәлешендә Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Алена Колесова, Розалина Нуруллина, Эльвина Фәттахова, Лиана Шәрифуллина җиңде.
-
Дипломга ия булды
30 мартта Әлмәттә республиканың ЗАГС идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре арасында һөнәри осталык конкурсы узды. Анда Азнакай бүлегенең әйдәр белгече Зөлфия Гозәерова 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Котлыйбыз!